Чаллыда IT-паркта эшләүче ир егылган хатынга ярдәм итәргә теләп иелгән һәм үзе үлгән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Фаҗига бүген иртәнге 8ләр тирәсендә IT-парк территориясендәге парковкада була. Бөтен кеше эшкә ашыккан вакытта бер хатын егылган һәм башы бәрелеп тора алмаган. Аңа ярдәм итәргә теләгән ир иелгән һәм үлгән. Шаһитлар аңа эндәшеп караган, тик ул җавап бирмәгән. Урынга килгән табиблар аның үлемен раслаган.
Мәрхүм иргә 55 яшь була, үлеме сәбәбе ачыклана.
Имгәнгән хатынга 60 яшь, аны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә илткәннәр. Табиблар караганнан соң, өенә кайтарып җибәргәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез