Татарстанда торак төзелеше планы 63 процентка үтәлгән: ел башыннан бирле республикада 2 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте, дип тапшыра ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Коммерция төзелеше өлкәсендә планлаштырылган күләмнең 74 проценты үтәлгән – бу гомуми мәйданы якынча 777 мең квадрат метр булган 84 күпфатирлы йорт.
Социаль ипотека программасы буенча еллык планның 55 проценты үтәлгән. Гомуми мәйданы 82 мең квадрат метрдан артык булган 33 йорт төзеп бөтерелгән.
Шәхси торак төзелеше өлкәсендә 1 миллион 142 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу план күрсәткеченең 58 процентын тәшкил итә.
Киңәшмәдә шулай ук гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә каралды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез