Түбән Камада яшәүче бер хатын-кыз, фатирын сатып, бөтен акчасын аферистларга күчергән. Тикшерүчеләр мошенниклык турында җинаять эше кузгаткан. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Болай булган. Башта әлеге хатын-кызга мессенджер аша элекке эш бирүчесеннән хәбәр килеп төшкән. “Җитәкче” боларның мәктәбендә хезмәткәрләрнең мәгълүматларын урлау очрагы буенча тикшерү уздырылуын әйтеп, бу эшкә ярдәм итүне сораган. Шуннан соң “ФСБ хезмәткәре” видео аша шалтыраткан. Погонлы аферист хатын-кызның акчасын тыелган оешма счетына күчерергә маташуларын әйткән. Янәсе, “тикшерүчеләр” белән хезмәттәшлек итмәсә, җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин булуы белән куркыткан.
Сөйләшүгә әледән-әле “Үзәк банк хезмәткәрләре” кушылган. Алар, саклык акчагызны мошенниклардан саклау өчен “бердәм ячейкага” җибәрергә кирәк, дип баш катырган. Хатын-кыз, аларның сүзенә ышанып, бер миллион сумнан артыграк акчасын шул “ячейкага” күчергән.
Әмма аферистларга бу гына аз тоелган. Янәсе, мошенниклар фатирыгызны сатып җибәрмәкче, дигән булып, пенсионерны фатирын тегеләрдән алда тиз генә сатарга күндергән. Шулай итеп, пенсионер хатын-кыз мөлкәтен өч миллион сумга сатып җибәргән дә акчасын янә аферистларга юллаган. Шуннан соң гына эшнең нәрсәдә икәнен абайлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез