Газетага язылу

Татарстанда элекке министр урынбасарын мөлкәтеннән коры калдырачаклар

Татарстан Югары суды Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының элекке урынбасары – Баш тикшерү идарәсенең элекке башлыгы  Владимир Изаакның мөлкәтен алу турында карарын үз көчендә калдырган.

“Татарстан Югары суды беренче инстанция суды карарын үзгәрешсез калдырды”, – дип хәбәр итә “Татар-информ” Татарстан Югары суды матбугат хезмәте хәбәренә таянып.

Исегезгә төшерәбез: 2025 елның сентябрендә район суды Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов дәгъвасы буенча Владимир Изаакның һәм хатынының мөлкәтен дәүләткә кайтару турында карар кабул иткән.

Прокуратура мәгълүматларына караганда, 2017-2023 еллар аралыгында Изаак хатыны белән Казанда 4 фатир һәм ике машина-урын сатып алган һәм мөлкәтенең бер өлешен якын туганнары исеменә рәсмиләштергән. Шул ук вакытта күчемсез милек сатып алуга чыгымнарының декларацияләнгән керемнәренә туры килмәве билгеләнгән. Дәүләт милкенә әйләндерелгән мөлкәтнең гомуми бәясе 21 миллион сумнан артып киткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре