Татарстанда элеватор янган: сәбәбе ачыкланган

Бүген көндезге 12ләр тирәсендә коткаручыларга Буаның ашлык склады түбәсенә ут кабуы турында хәбәр ителгән. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Коткаручылар килгәч, Совет урамындагы бер катлы ашлык склады бинасы януын күргән. Гадәттә анда бодай, арыш, башка ашлык саклана. Әмма әлегә ул буш тора.

Склад “Буа элеваторы” ачык акционерлык җәмгыяте территориясендә урнашкан. 13.05 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе комиссиясе, элеваторда янгын чыгу сәбәбе электр челтәрендәге төзексезлеккә бәйле булырга мөмкин, дигән фикергә килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре