Татарстанда елгага баткан машина эчендә мәет тапканнар. Бу хакта “KazanFirst” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Кайбыч районы Кече Подберезье авылы тирәсендә Renault машинасы Гөбнә елгасына килеп төшкән.
Шул тирәдәге кешеләр, автомобильне судан тартып чыгарып, андагы 37 яшьлек ир-ат мәетен хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез