Газетага язылу

Татарстанда елның иң кыска эш атнасы ноябрьдә булачак

Ноябрьдә татарстанлыларны елның иң кыска эш атнасы көтә: анда нибары өч эш көне булачак, әле шуларның икесе кыскартылачак.

2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәрге эш атнасында  2, 3 һәм 5 ноябрьдә генә эшләргә туры киләчәк. 3 ноябрьдә эш көне кыскартыла, чөнки ул 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне алдыннан килә. 5 ноябрьдә дә эш көне кыскартыла, бу аның 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Конституциясе көненә кадәр килүе белән бәйле. 7 һәм 8 ноябрь шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре