Татарстанда җепшек кар белән яңгыр көтелә

28 октябрьдә, Татарстанда кайбер районнарда яңгыр һәм җепшек кар явачак. Иртән республиканың кайбер «почмакларында» томан, шулай ук юлларда бозлавык булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Көндез температура +1..+ 6 градус җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре