Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, төзелешкә һәм коммуналь хуҗалык өлкәсенә барлыгы 15,1 мең эшче кирәк. Сәнәгатьтә 13,3 мең вакансия тәкъдим ителә.
Сәламәтлек саклау, фән, мәгариф һәм дәүләт хезмәте өлкәләре 3,8 мең белгечкә мохтаҗ. Ә сәүдә, көнкүреш хезмәте, шулай ук халыкка хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләү өчен 1,8 мең кеше җитми. Транспортта – 1,3 мең, авыл хуҗалыгы, экология һәм ветеринария өлкәләрендә 0,6 мең эш урыны көтә.
Республикада эшсезләр булып рәсми рәвештә 3,5 мең чамасы кеше теркәлгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез