Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.
Гадәттән тыш хәл быел 21 гыйнварда торба җитештерү цехында булган. Хезмәт бурычларын үтәгәндә, предприятие хезмәткәренең җилкәсенә тимер торба бәрелгән. Ир-ат җәрәхәтләнгән.
Прокуратура, Яңа Чишмә районында яшәүче ир-атның мәнфәгатьләрен яклап, мораль зыянны компенсацияләү турында “ТЭМ-ПО” Чаллы торба заводы” акционер җәмгыятенә карата дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать иткән. Суд зыян күрүчегә эшеннән акча түләтү буенча күзәтчелек ведомствосы таләпләрен үтәгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез