Газетага язылу

Татарстанда эшләүче ата-аналар 1 июньнән яңа түләү ала башлаячак

Гаиләнең кереме төбәктәге яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан күбрәккә артмаска, балалары икедән ким булмаска тиеш.

  Татарстанда ике һәм күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар, гаиләнең җан башына туры килә торган кереме төбәктәге яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан күбрәккә артмаса, алдагы елда түләнгән салымының бер өлешен кире алырга мөмкин. Бу хакта “КП-Казань” яза.

Еллык түләү эшләүче ата-аналарга, уллыкка (кызлыкка) бала алучылар, опекуннарга бирелә. Аларның салымы 6 процент буенча исәпләнеп, калганы кире кайтарыла. Шартлары: гаиләнең барлык әгъзалары Россия гражданнары булып торырга, алимент буенча бурычка ия булмаска тиеш.

Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр, рәсми төстә эшләмәүчеләр еллык түләүгә өметләнә алмый. Узган елдагы керемнәрне исәпкә алып, 1 октябрьгә кадәр гариза тапшырырга мөмкин. Түләүне Дәүләт хезмәтләре порталы, Күпфункцияле үзәк аша яки Социаль фондның клиентлар офисларында рәсмиләштерергә була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре