Газетага язылу

Татарстанда эшләүчеләрнең 80 проценты үзләренең эш урынарыннан канәгать

Татарстанда эшләүчеләрнең 80 проценттан артыграгы үзләренең эш урыныннан, вазыйфалары һәм транспорттан файдалану мөмкинлекләреннән канәгать. Татарстанстат тикшеренүе шул хакта сөйли.

Ә менә керемнән канәгатьлек хисе кешенең кайда яшәвенә бәйле. Ведомство җитәкчесе урынбасары Илнур Төхвәтуллин әйтүенчә, шәһәрдә яшәүче респондентларның – 69, авылдагыларның 80 проценты хезмәт хакы күләменә риза булуын белдергән.

 

Сораштыруда катнашучыларның 64 процентының үз белгечлеге буенча эшләве ачыклаган. Белгечлегенә бәйле булмаган вазыйфаларны алып баручылар арасында 37 процентының яңа һөнәр үзләштерүе мәгълүм булган. Шул ук вакытта респондентларның яртысы чамасы, җитәрлек квалификациягә һәм күнекмәләргә ия булулары сәбәпле, бүгенгедән дә катлаулырак бурычларны үти алачакларын әйткән.

Хезмәт шартларына килгәндә, сораштыруда катнашучыларның дүрттән бер өлеше генә үзләренең эшен тулысынча куркынычсыз дип бәяләгән.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре