Озак вакытлы эсселәрдән соң Татарстанда көннәр бераз сүреләчәк. Якшәмбедән башлап көндез +25 градус кына калачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Төнлә һава температурасы +7...+12гә кадәр суыначак. Яңгырлар яву көтелми, кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин.
Шимбәгә каршы төндә республикада һава температурасы +14...+19 градус булачак. Иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар явуы бар. Кайбер районнарга ул яшен һәм көчле җил алып килергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез