Татарстанда эсседән кисәтү 1 июльгә кадәр озайтыла

Республикада аномаль эсселекнең сакланып калуы сәбәпле эсседән кисәтү озайтылган. Кисәтү иң элек урманнарда янгын чыгу куркынычының зур булуы белән бәйле.

“Татарстан Республикасында 26 июньнән 1 июльгә кадәр урманнарда урыны белән югары дәрәҗәдә (4 класс) һәм хәтта гадәттән тыш югары дәрәҗәдә (5 класс) янгын куркынычы саклана”- дип хәбәр итә Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
Кисәтү 27 июньгә кадәр кертелгән иде. Әмма синоптиклар әйтүенчә, киләсе атнада да республикада һава температурасы кимеми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

кисәтү эссе

Көн хәбәре