Татарстанда эсселек 37 градуска кадәр җитәчәк

Якын көннәрдә Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, Чуашстан һәм Ульяновск өлкәсендә бик көчле эсселек көтелә: термометрның терекөмеш баганасы 30дан 39 градуска кадәр күтәреләчәк. “Известия”, Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә таянып, шулай дип хәбәр итә.

“Якын араларда Татарстанда, Чуашстан, Ульяновск өлкәсе, Таймыр, Сахалин, Ханты-Манси автономияле округында һава температурасы нормадан 7 градуска һәм аннан да күбрәккә артып китәчәк”, – дип сөйләп үткән метеоролог.
Аның әйтүенчә, 28 һәм 29 июльдә республикада һава температурасы +36...+37 градус чикләрендә тирбәләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре