Татарстанда эшсезләр саны кимегән

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2025 елның август ахырына Татарстанның мәшгульлек хезмәте дәүләт учреждениеләрендә рәсми рәвештә 3323 эшсез теркәлгән, ягъни бу эшче көчнең 0,16% ын тәшкил итә.

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда азрак — ул вакытта 3542 эшсез теркәлгән булган. Әмма 2025 елның июле белән чагыштырганда эшсезлек арткан — җиденче ай нәтиҗәләре буенча 3297 эшсез исәпләнгән.

2025 елның августында республиканың мәшгульлек хезмәте дәүләт учреждениеләренә эшкә урнашуда ярдәм сорап 1,6 мең эшләмәүче граждан мөрәҗәгать иткән, 900гә якын кеше эшсез статусын алган. Бу 2024 елның августына караганда 98 кешегә, ягъни 10,3% ка кимрәк. Җәй азагында 526 эшсезне эшкә урнаштырганнар (-13,8%).

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре