Татарстанда йорт хайваннарын тоту таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык кертеләчәк. ТР Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелә торган тиешле закон проектын Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышында депутатлар күпчелек тавыш белән кабул итте.
“Күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә йорт хайваннарын тоту таләпләрен бозган, этне теркәмәгән өчен административ җаваплылык кертергә тәкъдим ителә”, – диде утырышта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.
Аның әйтүенчә, хокук бозган өчен башта кисәтү ясала, ә аннары 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф билгеләнә. Ел дәвамында этне мәҗбүри теркәү турындагы таләпне кабат бозган өчен штраф 5 мең сум тәшкил итәчәк. “Этне мәҗбүри теркәү буенча таләпне берничә тапкыр үтәмәгән өчен ветеринария идарәсе судка мөрәҗәгать итә ала”, – дип белдерде Алмаз Хисаметдинов.
Идарә башлыгы ачыклык керткәнчә, күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарына баскычлар, чормалар, подваллар керә. Йорт яны территорияләре дип әлеге йорт, машина кую урыннары, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнашкан җир санала.
Билгеле булганча, 1 гыйнвардан Татарстанда йорт этләрен теркәү мәҗбүри.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез