Татарстанда этне атып үтергән 34 яшьлек ир-атка җинаять эше кузгатканнар

Узган елның сентябрендә Казанда бер ир-ат утлы коралдан этне атып үтергән. “Татар-информ” Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, ир-ат этне аткан да качкан.

Полиция хезмәткәрләре килеп, аны тиз генә тоткарлауга ирешкән. Ул 34 яшьлек ир-ат булып чыккан. Ир кылган гамәлен таныган Аның пневматик коралын алып, экспертизага җибәргәннәр.
Прокуратура таләбе буенча “Хайваннарга карата рәхимспез мөгамәлә” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Аңа шәһәрдән чыгып китмәү рәвешендә чикләү чарасы сайлап алынган. Тикшерү дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре