Газетага язылу

Татарстанда федераль юлларның яктыртылган участоклары озынлыгы 414 чакрымга кадәр арта

Татарстанда федераль автомобиль юлларының яктыртылган участоклары озынлыгы, 39 чакрымга артып, 414 чакрымга җитәчәк. «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Тәүлекнең караңгы вакытында юлларны яктырту юл-транспорт һәлакәте куркынычын сизелерлек киметә. Быел без масштаблы программаны гамәлгә ашырабыз», – дип белдерде ул.

Нурмөхәммәтов Казан – Оренбург трассасында һәм Ижевскига керү юлында реконструкция һәм капиталь ремонт вакытында 29 чакрым озынлыгындагы участок яктыртылачагы турында әйтте. М-7 трассасының Казан янындагы участогында М-12 тизйөрешле магистрале белән кисешкән урында 8,4 чакрым озынлыгында яктырту линиясе урнаштырылачак. «Шул рәвешле, Казаннан тизйөрешле яңа магистральгә керү юлы тулысынча яктыртыла», – дип өстәде ул.

Моннан тыш, идарә башлыгы сүзләренчә, Поспелово авылы янындагы автобус тукталышы, шулай ук Казан – Оренбург трассасында Бөгелмә янындагы участок (311 – 312 чакрым) яктыртылачак.

«Юл-транспорт һәлакәтенең иң куркыныч төре - каршы як полосага чыгу. Шуңа күрә барьерлар куябыз. Бу сезонда капиталь ремонт үткәрелә торган участокларда 89 чакрым озынлыгындагы шундый конструкцияләр урнаштырылачак», – дип сүзен төгәлләде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре