Татарстан Хөкүмәте быел федераль Сабантуй оештыру өчен җаваплы оештыру комитетын булдырырга кушкан. Министрлар Кабинетының бу җәһәттән боерыгы хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган. Бәйрәм Якутиядә узачак.
Документ нигезендә, оештыру комитеты 60 көн эчендә Сабантуйга әзерләнү һәм аны үткәрү планын эшләп расларга тиеш.
Боерыкта оештыру комитеты составы да күрсәтелгән. Комитетка вице-премьер Васыйл Шәйхразиев җитәкчелек итәчәк. Мәдәният министры Ирада Әюпова, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров аның урынбасарлары булачак. Оештыру комитеты Секретаре – Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова.
Комитет әгъзалары арасында, аерым алганда, вице-премьер ярдәмчесе Рамил Зәкиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез