Газетага язылу

Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә СВОның 9 ветераны белем ала башлады

Казан дәүләт аграр университетында «Фермер мәктәбе»нең яңа уку агымы старт алды. Россельхозбанк һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының уртак белем бирү проекты кысаларында 35 кеше фермер хуҗалыгын алып бару һәм керемле агробизнес башлау серләренә өйрәнәчәк. Алар арасында махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары да бар.

Яңа агымда тыңлаучылар «Кооперация», «Терлекчелек» һәм «Үсемлекчелек» юнәлешләре буенча белем алачак. Проект ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Нуриев һәм Россельхозбанкның Татарстан филиалы директоры урынбасары Василә Муллина катнашты.

Татарстанда «Фермер мәктәбе»нең алдагы алты агымын 214 кеше тәмамлаган. Тыңлаучылар арасында эшләп килүче аграрийлар да, авыл хуҗалыгы бизнесын нәкъ менә хәзер башлап җибәрүчеләр дә бар. Һәр төбәктә проектның белем бирү юнәлешләре җирле авыл хуҗалыгы ихтыяҗларын исәпкә алып формалаша.

«Бүген республикада фермер хуҗалыкларына үсешнең төрле этапларында ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә торган инструментлар бар. СВОда катнашучылар өчен аерым “Агромотиватор” программасы эшли, аның кысаларында 7 млн сумга кадәр грант алырга мөмкин. Безнең бурыч — фермерларның бу мөмкинлекләр турында белүе һәм алардан дөрес файдалана алуы. Шуңа күрә “Фермер мәктәбе”ндә әзерләнә торган бизнес-план — киләчәктә үз эшен үстерү өчен мөһим практик корал», — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Василә Муллина сүзләренчә, республикада «Фермер мәктәбе»нә кызыксыну арта. Моның бер сәбәбе — уку барышында фермер бизнесының реаль бурычларына зур игътибар бирелү.

«Тыңлаучылар теоретик белемнәр генә алып калмый, ә эшләп килүче хуҗалыклар тәҗрибәсе белән дә таныша. Аннан соң шул тәҗрибә нигезендә үз проектларын эшли. Мондый алым идеяне конкрет үсеш планына тизрәк әверелдерергә ярдәм итә», — диде ул.

«Фермер мәктәбе» кысаларында теоретик белем бирү Казан дәүләт аграр университетында һәм «Свое Фермерство» платформасында оештырыла. Моңа өстәп, тыңлаучылар республикадагы гамәлдәге агросәнәгать предприятиеләрендә практика үтәчәк.

2,5 ай дәвамында укучылар фермер бизнесын алып бару нигезләрен, финанс планлаштыруны, хокукый мәсьәләләрне, маркетингны, заманча агротехнологияләрне һәм цифрлы сервисларны өйрәнәчәк. Татарстанда практик дәресләр вакытында катнашучылар алдынгы фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышачак.

Уку ахырында һәр тыңлаучы үз бизнес-планын әзерләп, аны якларга тиеш булачак. Проектта хуҗалыкның икътисади моделе, кирәкле ресурслар, җитештерү системасы һәм алга таба үсеш перспективалары исәпкә алыначак.

Программаны уңышлы тәмамлаучылар билгеләнгән үрнәктә яңадан һөнәри әзерлек дипломы алачак. Уку барышында әзерләнгән бизнес-планны алар киләчәктә үз проектларын үстерүдә, шулай ук дәүләт ярдәме чараларын алу өчен конкурсларда катнашканда файдалана алачак.

Татарстанда «Фермер мәктәбе» проекты 2019 елдан Казан дәүләт аграр университеты базасында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Россельхозбанк ярдәме белән тормышка ашырыла. Яңа агым республикада җиденче булачак. Уку 2026 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре