Ел башыннан республиканың берләштерелгән бюджетына физик затлардан 4,4 млрд. сум күләмдә милек салымы кергән. Бу хакта Россия салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин журналистлар белән брифингта әйтте.
- Агымдагы елда республикада яшәүчеләргә 8 млрд 700 млн сумга 2 млн 300 мең салым белдерүе җибәрелде, - диде Марат Сафиуллин. - Безнең республикада яшәүчеләр дисциплинага ия. Вакытында түлиләр. Физик затлардан 4,4 млрд сум күләмдә милек салымы керде. Ел азагына салым күләме тулысынча түләнер дип уйлыйм.
Идарә җитәкчесе әйтүенчә, милек салымнарын түләү срогы тәмамланырга ике атна калып бара. Гражданнар салымны агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш.
- Хәзерге көнгә барлык транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына салым мөрәҗәгатьләрен тарату төгәлләнде, - диде Марат Сафиуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез