Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләме арттырылды. Алар 2025 елда бүлеп биреләчәк. Республиканың Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул турыдагы карарын имзалады.
Физика-математика укытучылары өчен грант түләүләре - 300 000 сумнан 344 828 сумга, физика-математика профиле яшь мөгаллимнәре өчен – 240 000 сумнан 275 862 сумга, ә физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре өчен 90 000 сумнан 103 448 сумга кадәр җитте.
Шул ук вакытта, грант алучыларның саны үзгәрешсез калды: физика-математика профиле укытучылары (100 кеше), физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре (100 кеше), физика-математика профиле яшь мөгаллимнәре (150 кеше).
Татарстан Хөкүмәте быел май аенда грант бәйгесен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән «Физик-математик алгарыш» проекты кысаларында гамәлгә куйды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез