Газетага язылу

Татарстанда физкультура укытучысы, 8 яшьлек кыз суга бата язу сәбәпле, суд каршына басачак

Татарстанда физкультура укытучысы саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаепләнелә.

Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Хокук саклау органнары, һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәве сәбәпле, саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаепләнелүче ир-атка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, гаепләнелүче узган елның 25 ноябрендә бер төркем укучылар белән йөзү дәресләрен үткәргән. Шул ук вакытта 8 яшьлек кызны игътибарсыз калдырган. Шулчак бала, аңын югалтып, берничә минут су астында торган.

Укытучы аны судан чыгарып, беренче ярдәм күрсәткән. Шуңа да карамастан, баланың сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән. Тикшерүчеләр ир-атның гаепле булуына җитәрлек дәрәҗәдә дәлилләр җыйган. Шул сәбәпле  җинаять эше, гаепләү бәяләмәсе белән, судка җибәрелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре