Татарстанда ГАИ хезмәткәрләре пассажирын машина кузовына утырткан йөртүчене тотканнар

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Казанның Киров дамбасы тирәсендә пассажирын машина кузовына утырткан Dodge RAM йөртүчесе сурәтләнгән видеоролик таралды. Баксаң, ир-ат, машина эчендә бөркү булганлыктан, пикапның ачык кузовында басып барырга карар иткән.

«KazanFirst» Казан Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, пикап рулендә Биектау районыннан 41 яшьлек хатын-кыз булган. Ул шундук үз гаебен таныган.

Йөртүчегә карата берьюлы берничә статья буенча – пассажирны иминлек каешы эләктермичә йөртү, пассажир йөртү кагыйдәләрен санга сукмау, ОСАГО полисына кертелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү, ук хәтәр йөртү статьялары буенча беркетмәләр тутырылган.

Шулай ук 42 яшьлек пассажирга карата машинада иминлек каешыннан файдаланмаган өчен административ материал тутырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре