Газетага язылу

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында мәдәният учреждениеләренә ремонт ясала

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт ясыйлар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүрт программа нигезендә 979 миллион сумнан артык гомуми суммага 27 объект ремонтлана. Шуларның 19ы – авыл мәдәният йортлары. Эшләр 83 процентка тәмамланган. Буа, Кайбыч һәм Саба районнарында өч объект тапшырылган.

Өч балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен 223 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Башка биш тармак учреждениесендәге эшләрнең үтәлеше 31 процент тәшкил итә. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында дүрт объект ремонтлана: Мамадыш һәм Казанда ике китапханә, Кукмара районының Вахит авылында яшь тамашачы театры һәм Кукмарада абыйлы-энеле Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы. Моннан тыш, «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасына Казандагы «Боратынский музее» мәдәни мирас объекты да кертелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре