Татарстанда гаилә ипотекасын «аерым шартларда» алып булмаячак

Утыз төбәктә яшәүчеләргә аерым шартларда гаилә ипотекасы алу мөмкинлеге ачыла. “Аерым шартлар” гаиләдә балигъ булмаган кимендә ике баланың (яшенә бәйсез рәвештә) тәрбияләнүен күздә тота. Татарстан бу исемлеккә эләкмәгән. “Татар-информ”, “ТАСС” мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Исемлеккә Идел буе федераль округыннан җиде төбәк кергән. Аерым алганда, Киров, Түбән Новгород, Саратов һәм Оренбург өлкәләрендә, шулай ук Мари Эл, Мордовия һәм Чуашстанда балаларның яшенә һәм торак пунктта халык санына бәйсез рәвештә ташламалы ипотекадан файдаланып булачак.
Исегезгә төшерәбез: ташламалы гаилә ипотекасының “аерым булмаган” шартлары гаиләдә бер баланың кимендә 6 яшькә кадәр булуын күздә тота. Программа буенча ставка 6 процент тәшкил итә. Кредит күләме Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр өчен – 12 миллион сумга кадәр, башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен – 6 миллион сумга кадәр. Беренчел взнос күләме 20 процентка тигез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре