Болар – 53 яшьлек ир-ат һәм 52яшьлек хатын-кыз. Фаҗиганең башлангыч сәбәбе – сөрем газыннан агулану. «Газпромтрансгаз Казань» оешмасының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү узган елның март аенда график буенча уздырылган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, газ җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу фаҗига сәбәбенә әйләнгән булса кирәк: газ казаны төтен юлы төзек булмаган хәлдә эшләгән, тәрәзәләр ябык булган, өйгә һава кермәгән. Йортны вакытлыча газдан өзеп торганнар. Тикшерү органнары тикшерү башлап җибәргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез