Аның әйтүенчә, быел әлеге чара республикада өченче тапкыр үткәрелгән. “Хокукый ярдәм атналыгы 6-12 июль көннәрендә узды. Аның кысасында республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә 5 меңләп чара, шул исәптән, гражданнарны кабул итү, лекцияләр, күргәзмәләр, конкурслар, хокукый юнәлештәге тренинглар узды. Аларда республикада яшәүче 190 меңнән артык кеше катнашты”, – диде министр.
Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, хокукый ярдәм атналыгы кысасында 415 консультация чарасы да үткәрелгән. “Нәтиҗәдә 4,4 меңнән артык кеше бушлай юридик ярдәм алды”, – диде ул.
Министр сүзләренә караганда, республикада яшәүче гаиләләрне күбрәк пособиеләр, түләүләр, пенсия кебек социаль-хокукый мәсьәләләр борчый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез