Татарстанда газ-мотор ягулыгында йөрүче техника саны арткан

Соңгы 10 елда Татарстанда газ-мотор ягулыгын файдалана торган техника саны 26 тапкыр арткан. Бу хакта Хөкүмәт Йортындагы брифингта Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтте.

Аның сүзләренчә, 2013 елда республикада 508 берәмлек газ-мотор техникасы файдаланылган.
Нәкъ тә шул елда республикада газ - мотор ягулыгы базарын үстерү программасын гамәлгә ашыру башлана. Хәзерге вакытта Татарстанда газ-мотор ягулык кулланып эшли торган транспорт саны 13 мең берәмлектән артып китә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре