Газетага язылу

Татарстанда газның бер кубометры бәясе 9 сумнан артачак

Татарстанда газ бәясе үзгәртү турындагы карар проекты әзерләнде.

Документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза процедурасын уза. Проект тексты нигезендә, 1 гыйнвардан газның бер кубометры бәясе 8,55 сум тәшкил итәчәк. Бәяне икенче тапкыр арттыру 1 октябрьгә планлаштырылган, ул вакытта тариф 9,28 сумга кадәр җитәчәк.

Шулай ук документ исәпләү приборлары урнаштырмаган абонентлар өчен куллану нормативларын регламентлый. Бу очракта түләү торакның һәм файдаланыла торган җиһазның төренә карап исәпләнә. Үзәк җылыту системасы белән җылытыла торган һәм газ плитәсе куелган фатирларда бер кеше аена 12-24,5 кубометр газ куллана.

Автоном җылыту системасы булган йортларда газ куллану нормасы – җылытыла торган мәйданның һәр квадрат метрына 8,5 кубометр. Хуҗалык корылмалары өчен аерым нормалар билгеләнгән. Мунчалар өчен норма бинаның күләменнән чыгып исәпләнә – һәр кубометрга 3,72 кубометр газ, ә теплицалар өчен норма бинаның мәйданыннан чыгып билгеләнә – һәр квадрат метрга 4,55 кубометр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре