Газетага язылу

Татарстанда Герой аналарга бушлай җир кишәрлекләре биреләчәк

Татарстан Юстиция министрлыгында «Герой ана» исеменә лаек булган күп балалы аналарга җир кишәрлекләре бирүгә юнәлдерелгән закон проекты хупланды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».

Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышында тәкъдим ителгән үзгәрешләр Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 маддәсенә төзәтмәләр кертүне күздә тота, ул җир кишәрлекләрен дәүләт милкеннән яисә муниципаль милектән бирү очракларын һәм тәртибен җентекләп регламентлый, дип билгеләп үттеләр.

«Җир кишәрлеген алу хокукына Россия Федерациясе гражданнары булган, ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, шулай ук Россия гражданнары булган һәм Президент Указы нигезендә «Герой ана» исеменә лаек булган хатын–кызлар ия», – дип аңлаттылар утырыш барышында.

Алга таба закон проекты Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советына карауга җибәреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре