Нурлат районында 44 яшьлек хатын-кыз гөмбә җыярга дип урманга китеп, кире юлны таба алмаган. Бу турыда кич белән 112 номерына хәбәр иткәннәр.
Вакыйга урынына Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару хезмәте коткаручылары юл тоткан. Әмма хатын-кыз алар килгәнче үзе урманнан чыга алган.
МЧС белгечләре урманга баручыларга якыннарына маршрут һәм кайту вакытын хәбәр итәргә, үзләре белән компас яки навигатор, зарядкасы тулы телефон, су һәм шырпы алырга киңәш итә. Шулай ук ачык төстәге кием кияргә һәм таныш сукмаклардан ераклашмаска кирәк.
Әгәр урманда адашсагыз, паникага бирелмәгез һәм 112 номерына шалтыратыгыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез