Шул исәптән 63 объект – гомуми белем бирү учреждениеләрен ремонтлауга 6,8 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Аларның 36сы – 18 муниципаль берәмлектәге мәктәпләр, алар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына кертелгән, 6 объект – «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына, ә 21е республика программасына кертелгән.
Республика программасына кертелгән 2 балалар йортында эшләр инде төгәлләнгән – бу Спас районындагы «Болгар санаторий мәктәп-интернаты» һәм Казандагы «Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче санлы мәктәп-интернат».
Яшел Үзән районының Олы Яке һәм Азнакай районының Тымытык авылларындагы мәктәпләрдә капиталь ремонт тәмамланып килә.
Гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшләрнең үтәлеше бүгенге көнгә 70% тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез