Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәгълүматларына караганда, 8–14 декабрь көннәрендә 19 184 авыру очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч узган атна белән чагыштырганда югарырак, әмма эпидемия чигеннән артмый.
Соңгы атнада авырулар структурасында грипп өлеше 74 процентны тәшкил иткән. Лаборатор ысул белән 1 090 очрак расланган, шуларның 149ы — A(H3N2) штаммы, ягъни «Гонконг гриппы». COVID-19 белән авыру күрсәткече узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 2,7 тапкырга түбәнрәк.
Уку елы башыннан бирле иртәнге «фильтрлар» вакытында тән температурасы югары һәм ОРВИ симптомнары булган 10 561 укучы дәресләргә кертелмәгән. 35 мәктәпнең 92 сыйныфында уку процессы өлешчә туктатылган, ике белем бирү оешмасы тулысынча ябылган, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез