Татарстанда грипп белән авыручылар 35 тапкырга кимегән

2000 елдан башлап Татарстанда грипп белән авыручылар саны ун тапкыр кимегән. Мондый уңай нәтиҗәгә вакцинация үткәрү хисабына ирешелде, дип хәбәр итте шул уңайдан узган  матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина.

«2000 елда грипп белән авыручылар саны 130 меңнән артык булса, 2024 елда бу сан 3702 тәшкил итә. 2025 елның 1 сентябреннән 7 сентябренә кадәр Татарстанда грипп һәм ОРВИның 8436 очрагы теркәлде. Бу августның соңгы атнасы дәрәҗәсеннән 16,4 процентка югарырак һәм эпидемия бусагасыннан 6,3 процентка түбәнрәк», – КДМАның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы мөдире Марина Патяшина.

2024 елда республикада халыкны вакцинацияләүнең кирәкле дәрәҗәсен тәэмин итү мөмкин булмаган. Мәсәлән, өч куркыныч төркемдә прививкалар саны 75% ка да җитмәгән, ә тулаем алганда гомуми халыкның 48% вакцинация узган. Мәгариф хезмәткәрләре арасында – 73%, студентлар – 61%, 60 яшьтән узган татарстан халкы арасында 53% кеше прививка ясаткан.

Патяшина ассызыклаганча, тотрыклы иммунитет булдыру өчен, прививка ясатырга кирәк. Моның өчен сентябрь-октябрь айлары иң кулай санала. Шулай ук ел саен прививка ясау мөһим, чөнки вакциналар составы даими яңартылып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре