Газетага язылу

Татарстанда грипп белән авыручылар саны арта

Узган атнада республикада 114 очрак теркәлгән.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Хәл үзгәрә – грипп белән авыручылар саны атна саен арта бара. 7-14 яшьлек мәктәп укучылары арасында грипп йоктыручыларның артуы теркәлде. Монда фильтрлар зур роль уйный. Уку елы башыннан сигез меңгә якын бала мәктәпкә кертелмәде», – диде спикер.

Узган атнада республикада барлыгы 10 008 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Бу узган атнадагы дәрәҗәдән 11 процентка югарырак һәм эпидемия бусагасыннан 34 процентка түбәнрәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре