Газетага язылу

Татарстанда грипп белән авыручылар саны кискен арткан

Татарстанда ноябрьнең соңгы атнасында грипп белән авыручылар саны өч тапкырга арткан.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Соңгы атнада ОРВИ һәм грипп белән авыруның 13 700 очрагы теркәлде. Авыручыларның 363е грипп йоктырган. Узган атнада грипп белән авыруның 114 очрагы теркәлгән иде», - дип билгеләде спикер.

Патяшина сүзләренчә, авыручыларның 55 проценты – балалар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре