Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, гриппныкы булмаган вируслар өстенлек итә. Бигрәк тә 7–14 яшьлекләр арасында чирләүчеләрнең нык артуы (85,1 процентка) күзәтелә. Авыру йоктыручыларның артуын көннәр салкынаю, шулай ук балаларның каникулдан килүе белән аңлаталар.
Сүз уңаеннан, республикадада 1,8 миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан.
Хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез