Республикада грипп һәм ОРВИ сезоны тәмамланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.
Любовь Авдонина сүзләренчә, хәзерге көндә чир эпидемиологик чиктән 32 процентка түбәнрәк. "Чирләүчеләр очраклары бик аз теркәлә. Әйтик, узган атнада ике шундый очрак ачыкланды", - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез