Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләренә 15 октябрьгә кадәр һәркем үзен борчыган сорауны бирә алачак.
Ведомство хезмәткәрләре вакцинацияне кайда узарга мөмкинлеге, аңа ничек дөрес итеп әзерләнергә һәм төрле прививкаларны ничек бер-бер артлы ясатырга кирәклеге турында сөйләячәкләр. Белгечләр шулай ук ата-аналарга балаларны салкын тиюдән саклау, битлекләрне дөрес куллану һәм сезонлы инфекцияләрне профилактикалау буенча киңәш бирәчәкләр.
Шалтыратулар эш көннәрендә 10: 00 дән 16: 00 гә кадәр +7(843)238-52-11, +7(843)238-96-84 телефоннары аша кабул ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез