Татарстанда гриппка каршы массакүләм вакцинация башлана

Бу атнада Татарстанда гриппка каршы күпләп прививка ясый башлыйлар.

Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтүенчә, башта чир йоктыру ихтималы зур булган кешеләргә: медицина хезмәткәрләренә һәм йөкле хатын-кызларга вакцинация уздырыла. 60 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулы кешеләргә дә вакцина кайтарыла башлаган. Бу атна дәвамында тагын бер партиясе көтелә.

Республиканың медицина оешмаларына гриппка каршы 700 меңгә якын доза вакцина кайтарылган. Быелгы сезонда барлыгы 2 429 285 кешегә прививка ясау күздә тотыла. Бу – республикада яшәүче халыкның 60 проценты дигән сүз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре