– Киләсе сезонда очрашырга мөмкин булган вирусларның штаммнары үзгәрде. Хәзерге вакытта гриппка каршы вакцина яңартыла, киләсе атнада беренче партиясе килер дип көтәбез. Әлегә шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга киңәш итәбез, – диде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Грипптан беренче прививканы йөкле хатын-кызлар, медицина хезмәткәрләре, балалар, студентлар, мәгариф һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре алырга хокуклы. Вакцина ноябрь ахырына кадәр өлешләп килеп бетәчәк. Хәзерге вакытта медицина учреждениеләрен прививка кампаниясенә әзерләү бара. Уку йортларында, хезмәт коллективларында фильтрлар үз эшен башлап җибәрәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез