Республикага грипптан быелгы сезонда тәүге тапкыр вакцина кайтарылган. Бу хакта “Татар-информ” Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Республиканың дәвалау оешмалары барлыгы 300 мең дозадан артыграк вакцина кабул иткән. Медиклар искә төшергәнчә, прививка, табиб караганнан соң, бушлай ясала.
“Гадәттә көзен һәм кышын грипптан авыручыларның артуы күзәтелә. Вакцинация – чирдән саклануның иң ышанычлы ысулы”, – дип басым ясап әйтелгән ведомствода.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, гриппка каршы вакцина безгә гадәттәгедән күбрәк кайткан. Иң элек балаларга, йөкле хатын-кызлар һәм медикларга прививка ясыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез