Татарстанда һәлакәткә юлыккан самолет хуҗасы җитди җәза чарасыннан котылып калган

Өч кешенең гомерен өзүгә китергән фаҗига 10 июльдә Кама Тамагы районында булды.

Кама Тамагында һәлакәткә юлыккан экскурсия-ял самолеты хуҗасы, очышларны оештыручы Степан Смирнов тикшерү үткәрү чорында, беркая китмәү шарты белән, өендә утырачак. Бу хакта “KаzanFirst” үз чыганакларына таянып яза.

Тикшерү үткәрү чорында Смирновның кулга алынуы күздә тотылса да, әлегә ул җиңелчәрәк җәза чарасы белән котылган.
Исегезгә төшерәбез: фаҗига 10 июльдә Кама Тамагында килеп чыккан. Самолетта дүрт кеше – өч пассажир һәм пилот булган. Бер пассажир – 48 яшьлек ир-ат кына исән калган. Аның хатыны, 11 яшьлек кызы, шулай ук пилот үлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре