Фаҗига бу чәршәмбедә Кама Тамагы районында булган.
10 июльдә Татарстанда һәлакәткә юлыккан самолет хуҗасына карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “KazanFirst” Идел буе транспорт прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Моңа кадәр күзәтчелек ведомствосы тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә самолет хуҗасының пассажирларга “Cessna-172C” җиңел моторлы һава судносында экскурсияләр оештыруы, самолетның иминлек таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган. Шул сәбәпле 10 июльдә самолет һәлакәткә юлыгып, өч кеше – хатын-кыз, бала һәм пилот һәлак булган.
 Исән калган бердәнбер пассажир хәзер хастаханәдә авыр хәлдә.
Транспорт прокуроры тикшерү органына гаепле затны җинаять җаваплылыгына тарту турында мәсьәләне хәл итү өчен материаллар җибәргән. “Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән, ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез