Татарстанда һава температурасы +26 градуска кадәр күтәреләчәк

Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, дүшәмбе Татарстанда явым-төшемсез җылы һава көтелә. Һава температурасы +26 градуска кадәр күтәреләчәк. Көньяк-көнчыгыштан секундына 9 метрга кадәр тизлектә талгын җил.

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, сентябрьнең беренче декадасында тәүлеклек уртача температура нормадан 2 градуска югарырак булачак (республикада норма буенча +14,3, Казанда +14,8 градус).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре