Татарстанда һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк

Республикага салкын атмосфера фронты үтеп керү сәбәпле, һава температурасы төшеп, нормада каралган күрсәткечләргә якынлашты. Узган тәүлектә республиканың бөтен территориясендә диярлек яңгырлар явып узды. Кичә көндез һава температурасы +18...+24 градус, бүген төнлә +9...+14 градус булган. Бүген көндез Татарстанда явым-төшемсез җиләс һава, температура көн уртасында +19....+22 градус тәшкил иткән.

Якын араларда республикага көнбатыштан антициклон үтеп керәчәк. Һава температурасы күтәреләчәк. Якындагы тәүлектә – 6 июньдә көндез термометрның төрекөмеш баганасы +20...+25 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +6...+11 градус. Явым-төшем көтелми.

Шимбә – 7 июньдә көндезге сәгатьләрдә температура +22...+27 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +6...+11 градус булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Якшәмбе – 8 июньдә һава температурасы тагын берничә градуска күтәрелеп, көндез +24...+29 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +13...+18 булачак. Кыска вакытлы аз гына яңгыр, яшен көтелә.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 9 июньдә көндез һава температурасы +27...+32 градуска җитәчәк. Явым-төшем көтелми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре