Татарстанда һава температурасы янә - 29 градуска кадәр төшәчәк

Алдагы төндә Татарстанда янә бик суык булачак. 22 февральдә иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасының -25...-29 градуска кадәр төшүе көтелә.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, иртәгә – пәнҗешәмбе көнне явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава. Көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә җил. Көндез һава температурасы -9...-14 градус. Юлларда – бозлавык.

23 февральдә – бәйрәм көнне һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -16...-21, урыны белән -26 градус күрсәтәчәк. Көндез -7...-12 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре