Татарстанда һава торышы бозыла

Иртәгә Татарстанда һава торышы бозылачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге белгечләре.

Районнарда һәм Казанда иртән һәм кичен төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның көче секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һәм көндез юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Ял көннәрендә һава торышы суытып җибәрәчәк. Температура -1, -3 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Киләсе атнада температура тагын да төшәчәк: -5-7 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре